«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләренең логопедик ялы

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Кукмара муниципаль районындагы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Люция Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар өчен логопедик дәрес үткәрде.

Еш кына сөйләмдә тайпылышлары булган балаларда дәресләргә кызыксыну уяту, конкрет биремнәр һәм күнегүләр башкаруга игътибар иттерү кыен. Мондый очракларда уеннар булыша. Уен әсбаплары һәм интерактив такта куллану дәресне җанландырып җибәрә һәм баета.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International