Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар «Яңа Кама» газетасы редакциясендә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булып кайттылар.
Балаларны газета чыгу процессы, корреспондент һәм корректор эше белән таныштырдылар. Танып-белү экскурсиясе барлык катнашучыларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Чарада барлыгы 10 яшүсмер катнашты.
Шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен дә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырдылар. Алар янгын депосында булдылар. Каравыл башлыгы Рөстәм Салихов янгын сүндерүчеләрнең авыр һәм җаваплы эше турында сөйләде.
Тәрбияче Л. Нуриәхмәтова сүзләренә караганда, мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында күп кызыклы мәгълүмат алырга ярдәм итә һәм булачак һөнәрне сайларга булыша.