Буа муниципаль районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларның өйләренә йөриләр.
Чараның максаты – булган проблемаларны ачыклау һәм ветераннарның сорауларын хәл итү.
Әйтергә кирәк, Буа районында барлыгы 24 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды яши.