«Ышаныч» үзәге белгечләре яшүсмерләр өчен чара уздырды

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Римма Сөбхангулова һәм Вадим Япаев балигъ булмаганнар арасында агрессия күренешен кисәтү буенча эш кысаларында «Яшүсмерләрнең үз-үзләрен агрессив тотышы» дигән темага дәрес уздырды. Чарада социаль хезмәт алучы 15-17 яшьлек балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрес барышында үз-үзеңне тоту модельләре, үз ярсуыңны җиңәргә мөмкинлек бирә торган алымнар каралды. Чараның максаты – уңай кәеф булдыру, эмоциональ киеренкелекне бетерү, яшүсмерләргә үз-үзеңне конструктив тоту күнекмәләрен аңлату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International