«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай район үзәк хастаханәсе базасында чираттагы дәрес үткәрелде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик очрашу узды. Анда Алабуга шәһәре Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, «Алтын яшь» отряды һәм «Игелек планетасы» төбәк яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы карамагындагы балалар катнашты.
Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә «J-GET үсеш территориясе» яшүсмерләр клубы педагогы А. Закиров робот техникасы буенча мастер-класс уздырды. Анда 18 инвалид бала һәм 7 ата-ана катнашты.
Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова профилактик чара уздырды. Ул алкогольнең кеше организмына йогынтысы турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
«Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Варвара Петровна Павловада кунакта булдылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре Н. Кириллова һәм С. Тюнева Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә уздырдылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Үз-үзеңә ярдәм ит» дигән психоэмоциональ һәм психосоциаль бозуларны профилактикалау һәм коррекцияләү буенча тренинг дәресләре программасын тормышка ашыру кысаларында «Миңгерәткечкә каршы прививка» дигән темага дәрес узды.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре «Бөтенроссия интеллектуаль бозулары булган затлар спорты федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республикасы бүлегенең йомгаклау утырышында катнаштылар.
Бүген Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф бүлеге белән берлектә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе оештырды. Чара Социаль белем бирү академиясе филиалы базасында узды.
2020 елның 5 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 515 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 418 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.