Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик очрашу узды. Анда Алабуга шәһәре Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, «Алтын яшь» отряды һәм «Игелек планетасы» төбәк яшьләр һәм инвалид балалар иҗтимагый оешмасы карамагындагы балалар катнашты.
Әлеге чараның максаты – балаларның Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын формалаштыру, сугыш елларындагы авырлыклар турында сөйләү.
Эчке эшләр министрлыгы ветераннары белән очрашу бик яхшы узды. Очрашуда катнашучылар сугыш турында шигырьләр укыдылар, фронт җырларын башкардылар.