Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина хезмәткәрләре Н. Кириллова һәм С. Тюнева Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә уздырдылар.
Социаль хезмәт алучыларга бу көннең максаты турында сөйләделәр – онкологик авырулар белән бәйле глобаль проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, аларны профилактикалау, иртә ачыклау һәм дәвалау турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. 2019-2021 елларда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне «Без булдырабыз. Мин булдырам» девизы астында уза.
Интернат-йортта яшәүчеләрдә әлеге тема зур кызыксыну уятты: алар үз фикерләрен әйттеләр, тормыш хәлләре турында сөйләделәр, ә әңгәмә ахырында үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга кирәк дигән уртак фикергә килделәр.