Казан психоневрология интернатына рәхмәт хаты тапшырылды

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре «Бөтенроссия интеллектуаль бозулары булган затлар спорты федерациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республикасы бүлегенең йомгаклау утырышында катнаштылар. Чара барышында 2019 елда оешмаларның эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасында Махсус Олимпия хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканы өчен Казан психоневрология интернатына рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото авторы: ТР Спорт министрлыгының рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International