«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә робот техникасы буенча мастер-класс оештырдылар

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә «J-GET үсеш территориясе» яшүсмерләр клубы педагогы А. Закиров робот техникасы буенча мастер-класс уздырды. Анда 18 инвалид бала һәм 7 ата-ана катнашты.

Укытучы алдан ук машина конструкцияләү өчен материаллар әзерләгән иде. Аларны җыйганнан соң, идарә пульты ярдәмендә машина хәрәкәткә килде. Сайлап алынган датчиклар куеп, балалар үз машиналарының беренче сынауларын үткәрделәр.

Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый мастер-класслар балаларга зур шатлык алып килә, һәр бала үз эшенең нәтиҗәсе белән горурлана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International