«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр ял көнен ветеран белән үткәрделәр

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

«Ветеран белән ял көне» социаль проекты кысаларында Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Варвара Петровна Павловада кунакта булдылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы нигезендә, очрашуны Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече һәм «Ялкын» приюты белгечләре оештырды.

Балалар әдәби-музыкаль композиция әзерләделәр. Аннары Варвара Петровна сугыш елларында хатын-кызларның һәм балаларның авыр эшләре, кешеләрнең бөтен көче фронтка юнәлтелүе турында сөйләде.

Саубуллашканда приютта тәрбияләнүчеләр Варвара Петровнага үз куллары белән ясалган сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International