Хисап атнасында татарстанлыларга 4 695 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

2020 елның 5 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 515 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 418 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 070 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 695 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 757 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 717 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 47 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International