2020 елның 5 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 515 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 418 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 49 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә күбрәк.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә күчмә матурлык салоны эшләде. Чәчтарашханә хезмәтләрен 20 кеше алды.
Кичәге көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә һәм скандинавия йөрешенә багышларга уйладылар.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә «Фашизмга каршы көрәштә совет халкының батырлыгы» дигән чара узды.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды «Минем гаиләм» программасы буенча яңа конкурс сайлауларын игълан итте. Конкурс балалы гаиләләрнең ярлылыгын киметүгә һәм мондый гаиләләрдә балаларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән нәтиҗәле социаль практикаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Чара 12 февраль көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак.
Менделеевск муниципаль районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгечләре атна саен мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дәресләр үткә. Бүген гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы сенсор бүлмәсендә «Тынычлык дөньясы» дигән чираттагы дәрес уздырды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәзерге вакытта 8 Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәннәре яши. Алар өчен уңайлы һәм имин яшәү шартлары тудырылган. Интернат белгечләре аларга яңа шартларда җайлашырга булышалар, шәхси консультацияләр, тренинг дәресләре үткәрәләр. Шул ук вакытта тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруга аерым игътибар бирелә.
4 февральдә Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы тыл ветераны Мөнирә Галәветдин кызы Нуриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.