Шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова профилактик чара уздырды. Ул алкогольнең кеше организмына йогынтысы турында балаларның күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашу барышында балалар кызыксынып «Опасное погружение» дигән мультфильм карадылар, уеннар уйнадылар.
Чара ахырында балалар социаль педагогларның сорауларына җавап бирде һәм кызыклы дәрес өчен аларга рәхмәт белдерде.