Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Үз-үзеңә ярдәм ит» дигән психоэмоциональ һәм психосоциаль бозуларны профилактикалау һәм коррекцияләү буенча тренинг дәресләре программасын тормышка ашыру кысаларында «Миңгерәткечкә каршы прививка» дигән темага дәрес узды.
Чараның максаты – начар гадәтләрне кисәтү, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә этәрү.
Психолог Людмила Родикова миңгерәткеч матдәләрнең өч төре (хәмер, никотин, наркотиклар) турында сөйләде. Чарада катнашучыларның һәркайсы үз-үзен камилләштерү һәм үстерүгә омтылырга кирәклекне аңлады. Күпчелек өлкәннәр үзләрендә булган зарарлы гадәтләр китергән нәтиҗәләр турында тормыштан мисаллар китереп сөйләделәр.
Нәтиҗәдә һәркем чарада алынган мәгълүматларның үзләре өчен мөһим булуын билгеләп үттеләр.