Бүген Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район мәгариф бүлеге белән берлектә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе оештырды. Чара Социаль белем бирү академиясе филиалы базасында узды.
Ярминкәдә Социаль белем бирү академиясе филиалы, Буа ветеринария техникумы һәм Буа медицина училищесы вәкилләре, шулай ук районның өч предприятиесе белгечләре катнашты.
9 һәм 11 сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап алдылар.
Чарада барлыгы 85 кеше катнашты.