«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тукай район үзәк хастаханәсе базасында чираттагы дәрес үткәрелде.
Әлеге чараны Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова уздырды.
Авырлы хатын-кызлар өчен үткәрелгән бу дәрес җаваплы аналыкны формалаштыруга, бала белән эмоциональ бәйләнешне җайга салуга юнәлтелгән иде. Чарада 10 йөкле хатын-кыз һәм 1 булачак әти катнашты.