Шушы көннәрдә Кайбычның «Өмет» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы хезмәт тернәкләндерү программасы буенча чираттагы дәрес үткәрде. «Бакчачылык» юнәлеше буенча чаралар туфрак, орлыклар белән эшләүне, үсемлекләрне утырту һәм карау, уңыш җыю эшләрен үз эченә ала.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәм балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Ата-бабаларым теле сүнергә тиеш түгел!» дигән чара оештырды. Кама Аланы балалар китапханәсе белән берлектә оештырылган дәрестә 15 бала катнашты.
2020 елның 4 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 353 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 288 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә кимрәк.
Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге музеена экскурсия оештырдылар. Чараның максаты – патриотизм тәрбияләү һәм балигъ булмаганнарның актив гражданлык позициясен формалаштыру.
2 март көнне Түбән Кама районында «Сила в детях» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәтләре алучы балалар өчен «Сәламәтлек һәм һөнәр сайлау» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Кичә, 3 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Галия Петрова кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иҗади чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.
Гражданнарга патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Легион» хәрби-патриотик оешмасы волонтерлары белән берлектә «Сугыш сукмаклары буйлап» дигән дәрес уздырдылар.
Язның беренче көнендә Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Октябрь мәйданына юл тоттылар, анда Май чабу бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары узды.
3 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Олы Шәмәк башлангыч инвалидлар оешмасының гомуми җыелышы булып узды.