Хисап атнасында татарстанлыларга 6 меңгә якын вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

2020 елның 4 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 353 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 15 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 200 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 5 781 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,31 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 681 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 645 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 35 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International