Республиканың ике моношәһәрендә эшсезләр саны кимеде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән 288 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллыда эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 4 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 447 эшсез исәптә тора.

Бу атнада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны арту Алабугада (+6), Яшел Үзәндә (+6), Менделеевскида (+3), Түбән Камада (+3) һәм Чистайда (+2) күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International