3 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Олы Шәмәк башлангыч инвалидлар оешмасының гомуми җыелышы булып узды.
Чара кысаларында башлангыч оешма рәисен һәм сәркәтибен, шулай ук хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау булды. Олы Шәмәк башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе һәм сәркәтибе итеп Юрий Воронков һәм Елена Ореховскаяны сайладылар. Алар шулай ук район конференциясендә катнашачак.
Шулай ук очрашу барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы сорауларга җаваплар алдылар.