Россиядә Хәтер һәм дан елы кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Ватан» Бөтенроссия мәгълүмати-эзләү үзәге музеена экскурсия оештырдылар. Чараның максаты – патриотизм тәрбияләү һәм балигъ булмаганнарның актив гражданлык позициясен формалаштыру.
Балалар музейда сакланучы мәгълүматлар һәм Бөек Ватан сугышы урыннарында эзләү эшләре нәтиҗәләре турында белделәр.
Экскурсия барышында балигъ булмаганнар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белделәр, эзләнү отрядлары эшенең мөһимлеген аңладылар.