2 март көнне Түбән Кама районында «Сила в детях» мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәтләре алучы балалар өчен «Сәламәтлек һәм һөнәр сайлау» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Очрашуда биш кеше катнашты. Чара барышында аларга Түбән Кама һәм республиканың хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, һөнәри үзбилгеләнеш һәм һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр. Шулай ук яшүсмерләр «Эшче һөнәрләр» дигән һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатрда булдылар.
Соңыннан һәр бала һөнәри юнәлеш бирүче тест узды һәм «Һөнәр сайлау стратегиясе», «Түбән Камада карьера маршрутлары» дигән брошюралар, шулай ук кирәкле һөнәрләр буенча навигатор алды.