Казан яшүсмерләре хәрби-патриотик оешма волонтерлары белән очрашты

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Гражданнарга патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Легион» хәрби-патриотик оешмасы волонтерлары белән берлектә «Сугыш сукмаклары буйлап» дигән дәрес уздырдылар.

Дәреснең максаты – яшүсмерләрдә Ватанны саклаучыларның сугышчан батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт, югары патриотик аң тәрбияләү.

«Легион» хәрби-патриотик оешмасы җитәкчесе Александр Александров балаларга сугыш урыннарында эзләү эше нигезләре, Татарстан Республикасында эзләү хәрәкәте тарихы турында сөйләде, эзтабарлар табышларын күрсәтте.

«Легион» отряды волонтерлары шулай ук балаларга хәрби-патриотик видеороликлар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International