Шушы көннәрдә Кайбычның «Өмет» үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы хезмәт тернәкләндерү программасы буенча чираттагы дәрес үткәрде. «Бакчачылык» юнәлеше буенча чаралар туфрак, орлыклар белән эшләүне, үсемлекләрне утырту һәм карау, уңыш җыю эшләрен үз эченә ала.
Дәрестә социаль хезмәтләр алучы хатын-кыз һәм мөмкинлекләре чикләнгән бала катнашты. Чараның максаты баланы практик эшчәнлек аша хезмәт күнекмәләренә өйрәтү, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү иде.
Яшь бакчачы остаз белән бергә тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча булдырдылар. Анда алар помидор, борыч һәм төрле чәчәк орлыклары утырттылар.
Тәрәзә төбендәге бакча балалар өчен тулы бер фәнни эксперимент булыр дип көтелә.