Кичә, 3 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы тернәкләндерү буенча белгече Галия Петрова кәгазьдән чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрде. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иҗади чарада социаль хезмәт алучылар катнашты.
Мастер-класс барышында белгеч кәгазьдән алчәчәк ясау ысулын һәм этапларын күрсәтте. Аннары катнашучылар чәчәкләрдән төрле композицияләр ясадылар. Әзер чәчәкләр белән социаль хезмәт алучылар актлар залын бизәделәр.
Чарада барлыгы алты кеше катнашты.