Язның беренче көнендә Баулы шәһәренең «Каенкай» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Октябрь мәйданына юл тоттылар, анда Май чабу бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары узды.
Чара программасында – төрле күңелле уеннар, шәһәр һәм авыл мәдәният йортлары артистлары чыгышлары. Бәйрәм кунакларын коймак һәм кайнар чәй белән дә сыйладылар.
Бәйрәмдә «Каенкай» үзәгенең сигез тернәкләнүчесе катнашты.