«Әлмәт» милли-мәдәни үзәге коллективының «Радужка» курчак театры Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының даими кунагы. Бу юлы балалар өчен «Игелек бүләк итсәң, үзең дә яхшырак буласың» акциясе үткәрделәр.
«Яңгыр балалары» дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм шәхси эшмәкәр Я.М. Бизянов аутист балалар һәм аларның әти-әниләре өчен боулингка бару оештырды.
Баулы районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе – ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.
Тәтеш муниципаль районында ЗАГС бүлеге һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу уздырдылар.
Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Гандалифә Талип кызы Кәримова белән очраштылар.
Татарстанда беренче бала тапкан 366 яшь ана һәм өченче баласы туган 60 хатын-кыз 2020 елның 6 мартына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ветераннар янына барып, хәлләрен белешеп кайттылар. Әлеге чарада «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив катнашты.
2019-2020 елларда Татарстанда Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәрес үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ведомство башлыгы «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында балалы хатын-кызларга (гаиләләргә) социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Бүген Зәйнең мәшгульлеге үзәгендә эксперт советының чираттагы утырышы узды. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру өчен финанс ярдәм алу максатыннан эшсез гражданнар бизнес-планнарын тәкъдим итте.