Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 12 нче март көнне хатын-кызлар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 16 балигъ булмаган балалар өчен «Минем гаиләмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 19 нчы социаль участокта узган чараның максаты – шәхескә, гаиләгә, җәмгыятькә һәм республикага карата яхшы мөнәсәбәттә чагылучы әхлакый-гражданлык үзаңны формалаштыру.
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Айбаш авыл җирлеге Ветераннар советы хәйрия акциясе үткәрде.
2019-2020 елларда Татарстан Республикасында Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән «Мозартика» методикасы буенча дәрес үткәрделәр.
Балачак унъеллыгы планын һәм «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгечләре хатын-кызлар өчен «ЛОГОС» үзәге психологлары белән очрашу уздырды. Фикер алышуның төп темалары – туучылар санын арттыру, аналыкка ярдәм итү һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм буенча чираттагы укыту семинары узды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Әни мәктәбе» проекты кысаларында уздырдылар.
«Аек ата-ана – бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Альбина Сәйфуллина коррекция дәресе үткәрде.
Татарстанда социаль тармакның өстенлекле максатларыннан берсе – авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу, гаилә тормышы рәвешендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан чыккан балигъ булмаган балаларның өлешен арттыру.
Кичә, 5 нче март көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Питрәч муниципаль районында булды. Район хакимияте бинасының зур залында социаль яклау тармагы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре җыелды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты педагоглары кызлар өчен «Яңа сулыш» дигән конкурс программасы оештырдылар.