Тәтешнең мәктәп укучыларына гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Тәтеш муниципаль районында ЗАГС бүлеге һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу уздырдылар.

Өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән дәрес үткәрелде. Ул балалар өчен гадәти булмаган шартларда узды. Дәреснең беренче өлешендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова укучыларны бүлекнең эше, гражданлык хәле актларын теркәү үзенчәлекләре, РФ Гаилә кодексы нормалары белән таныштырды. Балалар милләтара никахлар, иртә никахлар, туу һәм үлем күрсәткечләре буенча статистик мәгълүматлар белән кызыксындылар, шулай ук архив китапларына кагылу мөмкинлеге алдылар.

«Тәтеш балкышы» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Р.Б. Фазылова оештырган әңгәмә барышында гаилә кыйммәтләре турында уңай күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән актуаль темалар кузгатылды.

Дәреснең максаты гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында күзаллау формалаштыру, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International