«Әлмәт» милли-мәдәни үзәге коллективының «Радужка» курчак театры Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының даими кунагы. Бу юлы балалар өчен «Игелек бүләк итсәң, үзең дә яхшырак буласың» акциясе үткәрделәр.
Тәрбияләнүчеләргә Мәскәүдә гаилә театрлары фестивалендә җиңүче булган фольклор әкиятен тәкъдим иттеләр. Балалар курчакларның сорауларына җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр, киңәшләр бирделәр, куркынычлык турында кисәттеләр һәм спектакль геройларына ярдәм иттеләр.
Тамашаны приютта тәрбияләнүче 25 бала карады. Курчак театры балаларга әхлакый, эстетик тәрбия бирүгә ярдәм итәчәк.