Эбру техникасы ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади һәм танып белү сәләтен үстерү

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2019-2020 елларда Татарстанда Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү кысаларында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәрес үткәрде.

Чараның төп максаты – Эбру техникасы ярдәмендә адаптация ресурсларын һәм иҗади потенциалны үстерүгә юнәлдерелгән социаль тернәкләндерүдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү.

«Су белән эшләү балаларны таң калдыра, аларны игътибарларын тупларга өйрәтә», – ди бүлек мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International