Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә интервью бирде. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ведомство башлыгы «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында балалы хатын-кызларга (гаиләләргә) социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, быелдан башлап илдә яңа федераль проект – «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» проекты тормышка ашырыла. Ул «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм хатын-кызларның бала тәрбияләү белән бергә эш алып баруга мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән.
Шулай ук ведомство башлыгы авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибе, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү билгеләү турында сөйләде.
Э.А. Зарипова балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең 2020 елда республикада гамәлгә кертелгән яңа чараларына аерым игътибар бирде.
Министр белән әңгәмәне «Татарстан» ДТРК сайтында карарга мөмкин.