Бүген Зәйнең мәшгульлеге үзәгендә эксперт советының чираттагы утырышы узды. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру өчен финанс ярдәм алу максатыннан эшсез гражданнар бизнес-планнарын тәкъдим итте.
Комиссия өч гражданның бизнес-планын карады. Аларның икесе чәчтарашханә һәм матурлык салоны хезмәтләрен күрсәтү, берсе – балаларга өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтергә планлаштыра. Комиссия барлык проектларны да хуплады.
Дәүләт салым органнарында теркәлү узганнан соң, гражданнар бизнес ачу өчен финанс ярдәм алалачак.