Минзәләдә аутист балаларны боулингка алып бардылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

«Яңгыр балалары» дигән социаль проектны тормышка ашыру кысаларында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм шәхси эшмәкәр Я.М. Бизянов аутист балалар һәм аларның әти-әниләре өчен боулингка бару оештырды.

Инструктор Лилия Петровна балаларга һәм ата-аналарга боулинг уены кагыйдәләрен аңлатты, соңыннан кунаклар уенга кереште. Кайбер кыенлакларга карамастан, һәр бала яңа шөгыльдән ләззәт алды. Шулай ук проектта катнашучылар өчен татлы өстәл дә әзерләнгән иде.

«Мондый чараларда катнашу аутист балаларның гомуми хәленә уңай йогынты ясый, алар мөстәкыйль рәвештә уен алып бару күнекмәләрен ала», – дип уртаклашты гаилә белән эшләү буенча белгеч Ольга Бывальцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International