Бөгелмә укучылары тыл хезмәтчәне янында булып кайттылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, тыл хезмәтчәне Гандалифә Талип кызы Кәримова белән очраштылар. Чара «Ветеран белән якшәмбе көне» һәм «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» социаль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Гандалифә Талип кызы балаларга авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәне, үзенең зур гаиләсе турында сөйләде, гаилә архивыннан фотосурәтләр, юбилей медальләре һәм грамоталар күрсәтте.

Очрашу ахырында балалар әбигә кызыклы әңгәмә, Бөек Җиңү, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр һәм татлы бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International