Баулы интернат-йорты карамагындагыларга Җиңүнең юбилей медальләрен тапшырдылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Баулы районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе – ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар – тыл хезмәтчәннәре Анастасия Макарова, Давҗан Вәлиева һәм Искәндәр Җәләевка юбилей медальләре тапшырылды.

Тыл хезмәтчәннәрен котларга Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов һәм интернат-йорт директоры Татьяна Кәлимуллина килделәр. Кунаклар интернат-йортта яшәүчеләргә Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, шулай ук бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International