«Шатлык» үзәге белгечләре балалар белән бергә ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә йөриләр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ветераннар янына барып, хәлләрен белешеп кайттылар. Әлеге чарада «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив катнашты.

Балалар ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга үз куллары белән ясалган котлау открыткалары тапшырдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бу очрашу бик мөһим иде. Алар ветераннарның тормышы турында игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.

Тыл хезмәтчәннәре игътибар өчен балаларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Мондый чаралар Зәй районында алга таба да үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International