ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәм алучы 12 гаилә азык-төлек җыелмасы алды.

Теләгән кеше мөмкинлекләр эзли, ә теләмәгәннәр – сәбәпләр. Минзәлә районында урнашкан «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар да бу халык зирәклеген хәтерлиләр. Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле кайбер чикләүләргә карамастан, приютта файдалы да, шул ук вакытта кызыклы да чаралар үткәрәләр.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны катнашында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча дәрес узды.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» проектына кушылды.

Кичә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен рәсем ясау буенча төркемле дәрес үткәрелде.

Бүген, Кызыл тал якшәмбесе алдыннан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иҗади дәрес узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны аппликациянең традицион булмаган техникаларына өйрәтү.

«Өмет утравы»нда социаль хезмәт алучы әби, буяулар һәм пумала ярдәмендә, үз өендә гаять зур, балыклы океан төбе ясаган.

Мәҗбүри изоляция шартлары булуга карамастан, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тормыш гөрли. Бүген изотерапия буенча индивидуаль дәрестә Надежда Лепихина һәм Нәсимә Кәримова мамык таякчыклары белән рәсем ясау техникасын үзләштерделәр.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү сәбәпле ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган, азык-төлек продуктлары, дару һәм беренче чиратта кирәкле товарларны китерү буенча кайнар линияләр актив эшләвен дәвам итә.

«Веста» гомуми белем бирү мәктәбе ШМҮ 17 хезмәткәргә 360,0 мең сум түләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International