«Тургай» приютында үз-үзеңне изоляцияләү вакытында нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген беләләр

2020 елның 10 апреле, җомга

Теләгән кеше мөмкинлекләр эзли, ә теләмәгәннәр – сәбәпләр. Минзәлә районында урнашкан «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар да бу халык зирәклеген хәтерлиләр. Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле кайбер чикләүләргә карамастан, приютта файдалы да, шул ук вакытта кызыклы да чаралар үткәрәләр.

«Бергә булдырабыз» проекты буенча ачылган столяр остаханәсендә тәрбияләнүчеләр агач кисү белән шөгыльләнәләр, агачтан төрле сувенирлар әзерлиләр. Шулай итеп, каникуллар вакытында балалар фанерадан юл билгеләре макетларын ясадылар, аларны үзләре буядылар. «Буратиноны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтик» дигән чара балаларга һәм приют хезмәткәрләренә аеруча ошады, чөнки анда балалар үз куллары белән ясаган әсбаплар кулланылды.

Халыкара кошлар көненә балалар яңа сыерчык оялары ясадылар, искеләрен чистарттылар һәм ремонтладылар.

Хәзерге вакытта балалар ракета төзү белән мәшгуль, Космонавтика көненә эшне тәмамларга планлаштыралар.

«Техник иҗат» программасы буенча дәресләр тәрбияләнүчеләрнең сәләтләрен ачыкларга һәм аларны үстерергә мөмкинлек бирә. Балалар тормышта кирәк булачак инструментлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерәләр, бу аларга хәтта булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International