Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны катнашында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе буенча дәрес узды.
Өлкәннәр өчен аларның истәлекләре бик мөһим, һәм алар моның белән уртаклашырга омтыла. «Хатирәләр терапиясе» технологиясе өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләүнең бик нәтиҗәле ысулы булып тора.
Дәрес вакытында сугыш ветераны Клавдия Мирошникова учреждение психологы Светлана Исмәгыйловага үзенең балачак һәм яшьлек еллары, Бөек Ватан сугышы авырлыклары, сугыштан соңгы вакыт, гаиләсе, туганнары һәм якыннары турында сөйләде. Мондый истәлекләр өлкән яшьтәге кешеләргә элеккеге социаль элемтәләрне югалтуны компенсацияләргә ярдәм итүче көчле эчке ресурс булып тора. Шулай ук хатирәләр өлкән яшьтә тормышның мәгънәсен табарга ярдәм итә.
Алабуга интернат-йортында мондый чаралар даими үткәрелә. Ветераннар хатирәләрен «Ветеран елъязмасы» төзегәндә файдаланырга планлаштыралар.