Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» проектына кушылды.
Учреждениенең Инстаграмдагы битендә белгечләр 40 нчы еллар шаһитлары – үз әниләре, әбиләре, апалары һәм танышлары – турында сөйлиләр.
Проект сугыш кагылган һәр хатын-кызның тарихын саклап калуга юнәлдерелгән. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның батырлыклары турында хикәяләрне яшь буынга җиткерү.