Зәйдә балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә иганә ярдәме күрсәтелде

2020 елның 10 апреле, җомга

Бүген Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль ярдәм алучы 12 гаилә азык-төлек җыелмасы алды.

Хәйрия акциясе Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан, меценат ярдәме белән оештырылды. Балигъ булмаган балалары булган, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм азык-төлек запасларын тулыландыру максатыннан күрсәтелде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль ярдәм күрсәтү кысаларында гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын өйләренә алып килделәр. Гаиләләр акцияне оештыручыларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International