ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында, 7 апрельдә Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгендә «Яңа туган баланы карау буенча беренче дәресләр» дигән чара узды.

Республикада COVID-19 коронавирусына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итеп була торган кайнар линия телефоннары эшли.

Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен дәүләт социаль адаптация үзәкләре бүген дә авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кабул итүне дәвам итәләр.

Махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре арасында дистанцион эш формалары популярлаша бара.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар, учреждениедән читкә чыкмыйча булса да, ялларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрүләрен дәвам итәләр.

Ел саен язгы каникуллар вакытында Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кошлар дөньясы белән бәйле чаралар циклы үткәрелә. Алар 1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көненә багышланган.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында саклык чараларын үтәү кирәклеге турында беләләр.

Балалар һәм яшүсмерләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 5 апрель көнне Саба районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе М.Т. Гыйльфанова мәктәп яшендәге балалар белән «Социаль челтәрләрдәге төркемнәр» дигән дәрес үткәрде.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы пенсионерлары!

Әгәр дә сезнең Ак Барс Банк һәм Сбербанк банкларында исәп-хисап счетыгыз бар икән, үз-үзегезне изоляцияләү шартларында акча алу белән кыенлыклар туса, консультация алу өчен әлеге банкларга мөрәҗәгать итә аласыз.

Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Әкият атналыгы бара. Бу вакыйга кысаларында «Почемучки» төркеме тәрбияләнүчеләре «Кар патшабикәсе» әкиятен сәхнәләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International