Коронавирус пандемиясе бөтен илдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу өчен битараф булмаган кешеләрне берләштерде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Татарстан сугыш елларында» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
9 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт» клубының чираттагы дәресе узды.
Дистанцион эш режимына күчү сәбәпле, Татарстанның мәшгульлек үзәкләре эш эзләүче гражданнар өчен төркемле онлайн-консультацияләр үткәрү тәҗрибәсен кертә. Чаралар вебинарлар форматында узачак.
Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Хезмәт министрлыгы тарафыннан, узган эш урынындагы керем дәрәҗәсенә карамастан, мәшгульлек органнарына 2020 елның 1 мартыннан мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар өчен өч айга (2020 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр) 12 130 сум күләмендә эшсезлек буенча максималь пособие билгеләргә мөмкинлек бирүче карар проекты әзерләнде. Балигъ булмаган балалары булган эшсез гражданнарга бу чорда һәр балигъ булмаган балага 3әр мең сум исәбеннән арттырылган пособие билгеләнәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары проекты Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы Указы нигезендә, Татарстан Республикасында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.
Кешегә эшсез сыйфатында исәпкә алу өчен гариза бирергә һәм эшсезлек буенча пособиене онлайн – «Работа в России» порталы аша рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә торган тәртип эшли башлады.
Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар линияләр эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе аркасында югары әзерлек режимы кертелү сәбәпле, 2020 елның 30 апреленә кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль районнарда (шәһәр округларында) территориаль социаль яклау органнары һәм Республика матди ярдәм үзәгенең бүлекләре тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.