Мәҗбүри изоляция шартлары булуга карамастан, Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тормыш гөрли. Бүген изотерапия буенча индивидуаль дәрестә Надежда Лепихина һәм Нәсимә Кәримова мамык таякчыклары белән рәсем ясау техникасын үзләштерделәр.
Бу техника ярсучанлыкны киметү, кәефне яхшырту өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора. Иҗади эш процессы социаль хезмәтләрдән файдаланучылар күңеленә хуш килде.