Татарстанда коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү сәбәпле ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган, азык-төлек продуктлары, дару һәм беренче чиратта кирәкле товарларны китерү буенча кайнар линияләр актив эшләвен дәвам итә.
Көн саен шалтыратулар саны арта бара, бу әлеге хезмәтнең Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен файдалы булуы турында сөйли. 28 марттан 8 апрельгә кадәр кайнар линияләргә 6 028 кеше мөрәҗәгать итте.
Бердәм колл-үзәк телефонына 3 871 шалтырату килеп иреште. Социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең кайнар линияләренә ярдәм сорап республиканың 2 157 өлкән кешесе мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 46,3 % – азык-төлек һәм дару чаралары китерүгә гаризалар, ә 53,7 % – консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр. Социаль хезмәткәрләр 2 732 гариза буенча азык-төлек һәм дарулар китерделәр.
Татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-35-98 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.