Бүген, Кызыл тал якшәмбесе алдыннан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иҗади дәрес узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны аппликациянең традицион булмаган техникаларына өйрәтү.
Эш башланыр алдыннан тәрбияче кайнар клей һәм степлер белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрде. Аннары, «Вербное воскресение» музыкаль композициясе астында, социаль хезмәт алучылар «Кызыл тал чәчәк ата» дигән бәйрәм панносы ясадылар.