Үз-үзеңне изоляцияләү режимы булганда да, Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагыларны игътибарсыз калдырмый. Алар өлкән яшьтәге кешеләрнең физик хәле турында гына түгел, психологик хәле турында да кайгырта.
Социаль хезмәткәр Татьяна Зеленова карамагындагыларның берсе – Олы Мәми авылында яшәүче Екатерина Алексеевна. Бүген, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәк булганда, буш вакытын ул иҗатка багышлый.
Рәсем ясау – яңа һәм кызыклы тәҗрибә алу мөмкинлеге. Екатерина Алексеевна өчен эксперименталь иҗади мәйданчык – аның өе. Буяулар һәм пумала ярдәмендә социаль хезмәтләр алучы әби диварларының берсен зур, төрле балыклар ясалган океан төбенә әйләндергән.
Яраткан кәнәфиендә утырып чәй эчкәндә, Екатерина Алексеевна иҗат җимешенә карап горурлана. Рәсем аның көннәрен яңа уңай эмоцияләр һәм хис-кичерешләр белән тулыландыра.