Спас интернат-йортындагылар акварель рәсем сәнгате белән шөгыльләнәләр

2020 елның 10 апреле, җомга

Кичә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен рәсем ясау буенча төркемле дәрес үткәрелде. «Урамда яз» дигән чара учреждениедә гамәлгә ашырыла торган «Изотерапия» и «Цветотерапия» технологияләре кысаларында С.А. Пантелеева тарафыннан оештырылды.

Иҗади эш башланыр алдыннан интернат-йорт карамагындагылар Исаак Левитанның «Март» картинасы белән таныштылар, күренекле рәссам эшендә өстенлекле урын алган яз билгеләре, төсләр турында сөйләштеләр.

Соңыннан тәрбияче аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән бармаклар өчен гимнастика үткәрде, пумала һәм буяулар белән эшләү кагыйдәләре турында искә төшерде.

Интернат-йорт карамагындагылар җиңел язгы музыка астында рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International