ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

9 нчы Май алдыннан Чистай районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Бөек Җиңү» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы оештырды.

Бөек Җиңү бәйрәмен Бөгелмәнең «Маяк» социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар күркәм хезмәт белән каршыларга булды. Учреждениедә территорияне җыештыру һәм чәчәкләр утырту буенча өмә оештырдылар.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 9 нчы май – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республиканың Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады.

Җиңү көне алдыннан, 6 май көнне, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

7 майдан 9 майга кадәр Татарстан Республикасының әйдәп баручы яшьләр иҗтимагый оешмалары волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйлар.

Хәзерге вакытта Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йорты, республиканың башка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләре кебек үк, карантинда. Тиешле йөкләмәне, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов бирде.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыру һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр «Ботактагы кош. Яз» дигән темага мастер-класста катнаштылар.

Г. Тукайның туган көне уңаеннан Дәрвишләр бистәсенең акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында шагыйрьнең иҗаты атналыгы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International